Шигъри кичә Иске Иркәнәштә узды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы китапханәсендә шагыйрә Клара Булатова иҗатына багышланган кичә узды.
Ләйсәния Әхмәтҗанова, Иске Иркәнәш авылы китапханәчесе:
- Март аенда шагыйрә тумышы белән Сарман районыннан булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ,Татарстанның атказанган укытучысы Клара Булатовага 85 яшь тула..Иҗат юлы 60 еллардан башлана,дистәдән артык шигырь китаплары авторы.Аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырдык, тормыш юлы һәм иҗаты белән китап укучыларны таныштырдык, - дип хәбәр итте.
Шулай ук Иркәнәш авылы шагыйрәсе Рәмзия Сибгатуллина Клара Булатованың "Без бала чагында" шигырен укыды (видеода).
Нет комментариев