Минзәлә районында үзешчәннәр Фоат Садриев әсәрен сәхнәләштерде
Көн темасы

Минзәлә районында үзешчәннәр Фоат Садриев әсәрен сәхнәләштерде

Әлеге спектакль 8 март алдыннан куелды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә районы Аю авылы мәдәният йортында Фоат Садриевның "Сиңа гына әйтәм" комедиясе сәхнәгә куелды.

- Спектакльгә әзерлек карлы - буранлы салкын февраль айларына туры килде. Артистларыбыз 30 градус суык көннәрдә дә репетицияләрне калдырмыйча, көн саен клубка җыелып, рольләрне өйрәнделәр, - дип хәбәр итәләр авылның мәдәният хезмәткәрләре.

Рольләрне башкардылар:
Гыйльмениса - Гамилә Сагдатуллина
Миңлебикә - Дифинә Кантонова
Җәмилә - Хәдия Рахматуллина
Күршеләр - Фәнис һәм Рәмзия Миншиннар.

 


Нет комментариев