Минзәләдә Май чабуга карачкылар конкурсы узачак
Бәйрәм 13 мартта була
(Минзәлә, “Минзәлә-информ”) Минзәләдә Май чабуны бәйрәм итү кысаларында шәһәр учреждениеләре арасында иң яхшы карачкы ясау буенча конкурс узачак.
Бәйрәм шәһәр яр буенда узачак һәм 13 мартта 10.00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар бәйрәм концерт номерлары, спорт һәм күңел ачу уеннары белән үрелеп барачак, дип хәбәр итә. Коймак белән сыйлау да оештырылачак.
Бәйрәм карачкы яндыру һәм әйлән-бәйлән килү белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев