Сергей Кузнецов исемендәге мәктәп патриотик тәрбия үзәгенә әйләнде
Көн темасы

Сергей Кузнецов исемендәге мәктәп патриотик тәрбия үзәгенә әйләнде

Бүген Николаевка мәктәбендә укучыларны патриотик тәрбия белән бәйле олы вакыйга булды,

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Мәктәп, биредә директор булып эшләгән, әфганчы Сергей Кузнецов исемен йөртә.Әфганда Королев җитәкләгән батальон сугышчыларының ветераннар оешмасы бик көчле. Җитәкчеләре Александр Ружин районда Кузнецовны искә алып, зурлауда үзенең саллы өлешен кертте.Волейбол буенча район турниры да үткәрелә башлаган иде. Бик актив офицер үз геройларын зурлар өчен "Панджшер операциясендә катнашкан өчен " истәлек билгесе булдырган. Шуның берсен Минзәләгә җибәргән.
Бу билгене тантаналы шартларда Әфган Герое хатыны Татьянага һәм туганы ,танылган җырчы Федор Кузнецовка район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев тапшырды. Бу билге мәктәптә Сергей Кузнецов хөрмәтенә булдырылган Дан почмагында сакланачак.
Әлеге тантаналы мизгелләргә чаклы Николаевка мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән күренекле вакыйга булды. Яшь Армия сафларында булган мәктәпнең сигез укучысы Ант кабул иттеләр. Районның хәрби комиссары Сергей Владимиров аларга таныкламалар тапшырды.
Әлеге чарада мәктәпнең күпчелек коллективы, район җитәкчелеге,әфганчы ветераннар оешмасы вәкилләре катнашуы - Яшь Армия хәрәкәтен үстерүгә районда зур роль бирелүен күрсәтә 

Светлана Белянинова, мәктәп директоры:
- Сергей Александрович безнең арада булганда да игътибар үзәгендә булды. Оста оештыручы, менә дигән гармунчы мәктәптә дә, авылда да үзе хакында якты истәлекләр генә калдырды. Үзе исән вакытта полкташлары белән аралаша иде.Хәзер дә аны онытмаулары безнең өчен зур горурлык. Сугышчан дусты Александр Ружинга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Яшь Армия хәрәкәте, без бала чакта булган пионерияне хәтерләтсә дә, бүген аңа салынган эчтәлек тагын да тирәнрәк. Безнең армиячеләр сафында 6-9 класс укучылары..Аз булсак та,башка отрядлар арасында сынатмаслык көчле без!!!


Нет комментариев