Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Юбилейный”да көрәш буенча ачык шәхси-команда беренчелеге узды

"Юбилейный" спорт комплексында узган милли татар-башкорт «Көрәш» буенча ачык шәхси-команда беренчелеге бөтен районнан 114 көрәшчене җәлеп итте.

«Эльдорадо» кибетләр челтәре бүләкләренә уздырылучы бу яршылар инде традициягә әвереледе.

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерация-се флагларын күтәргән-нән соң, "Юбилейный" спорт үзәгенең аэробика бүлегендә шөгыльләнүче ике төркем дәртле биюләре белән чыгыш ясады. Бәйгене карарга район башлыгы Рәсим Садыковның һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләренең килүе яшь көрәшчеләргә дәрт өстәде. Бәйгенең иганәчесе Язкәр Биҗанов ярышларны тантаналы рәвештә ачык дип игълан итте, яшь спортчыларга уңышлар теләде. Минзәләгә җыелган 15 команда көрәшчеләре унбер авырлык категориясендә көрәштеләр.

Егетләр арасында тәҗрибәлеләр дә бик күп. Мәсәлән, Хуҗәмәт командасы һәр ярышта үзләрен көчле яктан күрсәтәләр. Командалар арасында быел да Хуҗәмәт командасы абсолют җиңүче булып танылды, милли көрәшнең элек-электән килгән традицион бүләге - тәкә һәм кубок белән бүләкләнде. Ярышларның көмеш призеры - Иркәнәш командасы, Урыс командасы өченче булды.

Җиденче ел рәттән уздырылучы бу турнирда шәһәрнең уку йортларыннан медицина училищесы, 2 нче һәм 3 нче мәктәп кенә катнашмый калды. Кызганычка каршы, урта мәктәп статусы бетерелгәч, татар көрәш традицияләренә бай булган Кадрәк мәктәбе команда куя алмады.

Шәхси беренчеклектә үз авырлык категорияләрендә Ранис Бәдриев (1 нче мәктәп), Руслан Шәйдуллин (Хуҗәмәт), Айдар Вәлиев (Хуҗәмәт), Динар Кагиров (Хуҗәмәт), Рузил Хәбиров (МПК), Рамис Хәйдәров (Тат.Мөшеге), Ришат Камалов (Кадрәк), Айдар Фәттахов (1 нче мәктәп), Алмаз Җәббәров (Хуҗәмәт), Раил Фәтхуллин һәм Илшат Сәхабиев (авыл хуҗалыгы техникумы) батыр калдылар. Кызлар арасында беренчелек Алинә Смирновада (гимназия).

Үз авырлык категорияләрендә призлы урын алганнарга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев