Минзәлә һәм Әлмәт театры коллективлары Сабир Өметбаев каберенә зыярат кылды
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә һәм Әлмәт театры коллективлары Сабир Өметбаев каберенә зыярат кылды

Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьдә Сабир Өметбаевның тууына 118 ел тула.

Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин җитәкчелегендә бер төркем артистлар, хезмәткәрләр Әлмәт шәһәрендә Сабир Өметбаевның каберенә зыярат кылды.

Минзәлә театрын оештыручы, аның беренче режиссеры, директоры С. Г.Өметбаев гомеренең соңгы елларында Әлмәт театрында эшләп, шул шәһәрдә җирләнгән. Ике театр да аны һәрчак хөрмәт белән искә ала, бергәләп каберенә килә. Бу юлы да ике яклап та дустанә мөнәсәбәттә яшәгән, эшләгән ике театр коллективы очрашты.

Олуг шәхеснең каберен чистартып, чардуганын буяп, аның рухына дога кылды театр коллективы, дип яза театр үзенең МАК каналында.


Нет комментариев