Финанс хезмәтләренә кагыла
15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне - "Безнең акчалар, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлау яклы" шигаре астында узачак.
Мондый тема сайлануга дөньяви финанс кризисы, гражданнарның финанс грамоталылыгының һәм яклану дәрәҗәсенең түбән булуы, шулай ук югары сыйфатлы финанс хезмәтләре алуда гражданнарның канәгать булу зарурлыгы сәбәпче булды.
Шушы максатлардан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен уздыру кысаларында комплекслы чаралар, аерым алганда, түгәрәк өстәл, кайнар элемтә, әңгәмә, консультацияләр оештырачак. Минзәләдә кайнар элемтә телефоннары: 3-20-51, 8-960-075-20-01.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев