Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчетебез яңарды

Иман искермәсә дә, кызганычка каршы иман йортлары вакыт үтү белән яңартуга мохтаҗ. Аллага шөкер, тирәбездә бу изге эшкә хәләл малларын һәм көчләрен кызганмаучы эчкерсез кешеләр бихисап.

Безнең Хуҗәмәт авылы мәчетендә дә узган ел азагында һәм бу елны ремонт эшләре башкарылды. Бу эшне башлап йөрүчеләр - мәчетебезнең имам-хатыйбы Гаяз Мусин һәм Чаллы шәһәрендә эшләүче авылдашыбыз Илдус Зарипов. Ремонт эшләрен РПФ "Декор АРТ" ҖЧҖ (директоры Геннадий Прописнов) оешмасы эшчеләре башкарды. Мәчетебезгә асылма түшәм куелды, яктырткыч лампалар алыштырылды, стенадагы иске обойларны кубарып, шпаклевка ясап яңа обойлар ябыштырылды, җылылык торбалары һәм тәрәзә рамнары буялды. Мәчетнең иске ишекләре яңага алыштырылды. Ремонт эшләре барлык авылдашларның хәер акчасына һәм шулай ук иганә-челәрнең матди ярдәме белән башкарылды. Аеруча акчалата ярдәм күрсәткән Рәмзия һәм Рамил Хөрмәтовлар, Рамил Хөснуллин, Диләрә һәм Фирүзә Газизовалар, Рәшит Газизов, Илдус Шакиров, Рәшит Салахетдинов, Ринат Галиев, Илдар Сафин, Әлфия һәм Зөфәр Юсуповлар, Җәмилә апа, Марат Мөхәммәдиев, Флүрә Ямалиеваларга Ходайның рәхмәте яусын.
Ремонт, мәчетне җыештыру эшләрендә дә бик күп авылдашларыбыз ярдәм күрсәттеләр. Шулардан: Рәшит Газизов, Рәшит Салахетдинов, Васил Сафиуллин, З.Гарафиева, Л.Гыйлаҗева, Г.Хәмзина, Э.Са-лахова, Ә.Гатауллина, Рәйсә Шакирова, Ә.Зыятдинова, Л.Харисова, Рәзинә Шакирова, Ә.Юсупова, Ф.Ямалиева, З.Вәлиуллина, Р.Харисов, Илдус һәм Илгизә Авзаловлар, Ф.Динмөхәммәтова, Заһир Сабирҗановлар һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев