Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оҗмах бит бу!

Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев 7 ноябрь көнне Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары - шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге урамында яшәүче Мария Синичкинага, Яңа Мәлкән авылында яшәүче Асма Шакировага, Югары Тәкермән авылында яшәүче Фәгыймә Абдуллинага яңа йорт ачкычларын тапшырды.

Илгизәр Тимерханович хуҗаларны яңа йортлары белән котлады, озын гомер, сәламәтлек, яңа йортта бәхетле тормыш теләде. Аның котлау сүзләренә йорт төзелешен алып барган "Гарант-плюс"ҖЧҖ, "ПМК мелиорация"ҖЧҖ вәкилләре дә кушылды, алар өйләрен котлап йорт хуҗаларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге ветераннарны, аларның балаларын, оныкларын яңа йортка күчү белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева, социаль яклау бүлеге консультанты Рәйханә Сәгыйтова да килгән иде. Алар яңа йортларның сыйфатын бәяләделәр, хуҗаларның фикерләрен дә тыңладылар.

Кайсы гына йортка керсәк тә, бүлмәләрдә иркен, җылы, бөтен уңайлыклар тудырылган, салкын һәм кайнар су агып тора, канализациясе бар, ванналар, санузел ясалган.

Хөкүмәтебезнең Бөек ватан сугышы ветераннарына бөтен уңайлыклары булган фатирлар һәм шәхси йорт сыйфатында ясаган бүләге - аларның батырлыгы, Ватанга хезмәт итүе, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызуга фидакарьләрчә куйган хезмәтләре өчен чираттагы рәхмәт һәм хөрмәт билгесе. Яшьләре 80нән өстә булган, үз гомерләрендә тормышның ачысын-төчесен кичергән, михнәтләр күргән әлеге буын вәкилләре йорт ачкычларын кулларына алганда күз яшьләрен тыеп тора алмадылар.

Мария Синичкинага яңа йорт шәһәребезнең Садак бистәсендәге Родниковая урамында төзелгән. Кызганычка каршы, Мария Александровна авырып китү сәбәпле тантанада катнаша алмады. Яңа йортның ишекләрен аның кызы Лена Шалянина ачып керде, бу шатлыклы мизгелләрдә Мария Александровнаның оныгы Андрей, оныкчыгы Маша да биредә иде.

Әсма Шакировага яңа йорт Халыклар Дуслыгы тыкрыгында төзелгән. Килене Альбина кайнанасының кичерешләрен сөйләп алды:"Әнкәйне авылдан алып килдек тә йортка кергәч, башта аның зурлыгына исе китте, бүлмәләрен карап чыкты. "Шушы кадәр йорт чынлап та миңамы?"дип ышанмыйча торды. Аннары бөтен уңайлыкларын күреп: "Оҗмах бит бу!" диде. Подрядчыларга рәхмәтебез чиксез, сыйфатка зур игътибар бирделәр, эшләрен һәрчак шулай дәвам итсеннәр", дигән теләкләрен җиткерде.

Югары Тәкермән авылында Фәгыймә Абдуллинага яңа йортны үзе гомер кичергән ихатасында борыстан салганнар. Фәгыймә әбинең якыннары, туганнары киңәше, ярдәме нәтиҗәсендә подрядчыга өстәп түләп, өч ай дигәндә аңа менә дигән иркен йорт төзелгән, янәшәдә яңа мунча да салып куйганнар. Фәгыймә әби дә куанычлы күз яшьләрен тыя алмады, район җитәкчелегенә, хөкүмәткә рәхмәтен җиткерде. Аның туганнары исә йортны төзүче подрядчы оешмага - Олег Ильин җитәкчелегендәге "Минзәлә ПМКсы "Мелиорация"ҖЧҖ эшеннән бик канәгать булуларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев