Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Салахов турында белешмә
Салахов Айдар Фәслах улы 1964 елның 4 апрелендә Минзәлә районының Бикбау авылында туган. Югары белемгә ия: 1986 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1986 елда Тукай районының "Сосново-борский" совхозында инженер булып башлый, аннары шушы ук совхозда өлкән һәм баш инженер булып эшли. 1996-1999 елларда -...
Салахов Айдар Фәслах улы 1964 елның 4 апрелендә Минзәлә районының Бикбау авылында туган. Югары белемгә ия: 1986
елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1986 елда Тукай районының "Сосново-борский" совхозында инженер булып башлый, аннары шушы ук совхозда өлкән һәм баш инженер булып эшли. 1996-1999 елларда - Чаллы ит комбинатында баш инженер, 1999-2001 елларда - Минзәлә районы Муса Җәлил исемендәге колхоз рәисе, Минзәлә районы хакимият башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, 2001-2002 елларда Яр Чаллы кошчылык фабрикасы директоры була. 2002-2005 елларда - Яр Чаллы шәһәренең "Сосновоборская" агрофирмасы генераль директоры, 2005-2006 елларда - Тукай районының "Продкорпорация" ҖЧҖ агрофирмасы директоры, 2006-2013 елларда - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль яктан үстерү буенча урынбасары булып эшли. Өйләнгән. Ике кыз, бер малай үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев