Реклама
Җәмгыять
“РИТЭК” проектлары – гамәлдә
Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Туган як" һәм "Шәфкатьлелек" номинацияләрендә җиңгән "Без хәтерлибез, без олылыйбыз" һәм "Авылда тимурчылар хәрәкәте" проектларын тормышка ашыру максатларында "Тургай" социаль приютында бик күп эш башкарылды.
Беренче проектны тормышка ашыру буенча булачак музейга экспонатлар җыю өчен приютта тәрбияләнүчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән торган эзтабарлар отряды оешты. Музей интерьерын бизәү эшләре бара: милли костюмнар кигән ике манекен, "Минзәлә районының Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены кавалерлары", "Символика" исемле ике стенд булдырылды, стеллажлар исәпләү техникасына заявкалар бирелде. Приют базасында "Иске Матвеевка авылы тарихы" түгәрәге эшли. "Экскурсовод эше нигезләре" курсын узу өчен Яр Чаллы тарихы музеенда булып кайттык. Минзәлә педагогия көллиятендәге Муса Җәлил музеенда, туган якны өйрәнү музеенда, Никольск кафедраль соборында, Собор мәчетендә булдык.
Урта һәм югары сыйныф укучылары белән Волгоградта дүрт көнлек сәяхәттә булдык. "Сталинград сугышы геройларына" тарихи-мемориаль комплексын карадык.
Укучылар ватанпәрвәрлек юнәлешендәге район, шәһәр, зона күләмендә уздырыла торган ярышларда катнаша: "Разведчиклар мәктәбе", "Брейн-ринг-2012", "Зур маневрлар", "Без - Ватанның киләчәк сакчылары" шундыйлардан. Бүгенге көндә проектның кино елъязмасын булдыру өстендә эшлибез.
"Шәфкатьлелек" но-минациясендәге "Авылда тимурчылар хәрәкәте" проектының максаты - балаларда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә карата хөрмәт, кызгану хисләре, миһербанлык тәрбияләү. Проектны тормышка ашыру тимурчылар отряды утырышыннан башланды, анда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында мәгълүмат бирелде, эш планы расланды.
Проектны тормышка ашыру кысаларында апрель аенда приютта тәр-бияләнүчеләр өлкәннәр белән берлектә Алабуга, Казан шәһәрләрендә Раифа монастырендә булдылар. 2-4 төркемдә тәрбияләнүчеләр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында булдылар. Отряд эшчәнлеген яктыртып бару өчен махсус сайт ачылды. Атна саен тимурчылар "Ишегалды" акциясе уздыра. "Матурлык дөньяны коткара" акциясе узды.
Балалар хезмәткәрләр белән берлектә агач утырттылар, өлкәннәрнең ишегалларын, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарттылар. Бөек Җи-ңү бәйрәме уңаеннан үзләре шефлык итүче өлкәннәрне бәйрәм та-бынына дәштеләр, аларга бүләкләр әзерләделәр. "Солдат булып тумыйлар" бәйрәм концерты һәркем күңеленә хуш килде.
Балалар ай саен "Тимурчы" стена газетасы чыгара. Приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны М.П.Гулявцевны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ветераннар өчен "Йөрәктән - йөрәккә" баш астында бәйрәм концерты күрсәттеләр.
Мондый мөһим һәм кирәкле проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен "РИТЭК" ААҖгә рәхмәт белдерәбез.
урнашканлыктан, балалар маршут бите буенча урында ориентлашу күнекмәләрен күрсәтергә тиеш иде.
Балаларның табигать, аның проблемалары турында күзаллавын киңәйтү өчен "Экологик калейдоскоп" уен-сәяхәте эшләнде һәм уздырылды. "Әфлисун" һәм "Зоопарк" командалары табигатьне иң яхшы белүче исемен яулау өчен ярыштылар. Уен өчен сайланган биремнәр эчтәлеге буенча төрле һәм мавыктыргыч иде. Теоретик дәресләрдән тыш балалар белән хезмәт күнекмәләрен күрсәтү буенча да чаралар узды.
Шәһәрдә чисталык саклау, хезмәт күнекмәләре булдыруны формалаштыру өчен көрәк, тырма кебек эш кораллары булдырылды. Балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, ялгыз яшәүчеләр ишегалларында тәртип урнаштырдылар.
Түбәндәге акцияләр планлаштырылды һәм уздырылды. "Без бу яманлыкны җиңәрбез!" акциясе тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян салуын кешеләргә тагын бер кат аңлату өчен генә түгел, ә тартучыларның тәмәке төпчеге, тәмәке каплары белән шәһәрне ничек пычратуын аңлату максатларында уздырылды.
Чыршыларны саклау максатларында "Яшел чыршы" экологик акциясе уздырылды. Остаз дәресләрендә балалар Яңа ел бәйрәменә төрле материаллардан чыршы ясарга өйрәнделәр.
"Кошлар ашханәсе" акциясе барышында да балалар төрле материаллардан кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр һәм аларны шәһәр паркындагы агачларга элделәр.
Җир көне уңаеннан "Җир шары - безнең йортыбыз" акциясе Муса Җәлил исемендәге паркта узды. Иреклеләр көче белән паркта өмә узды.
Экологик культура элементларын формалаштыру, хезмәт эшчәнлеге күнекмәлә-рен камилләштерүдән тыш, әлеге программа дөньяны эстетик яктан танып белүне үстерүгә дә исәпләнгән иде. Чөнки табигатькә мөнәсәбәт бик тәэсирле, хисле бит ул. Шушы максатларда "Табигать - безнең йортыбыз" рәсем конкурсы уздырылды. Балаларның иң яхшы эшләре шәһәрнең рейс автобуслары салоннарына урнаштырылды, халык алар өчен тавыш биреп, иң яхшыларын сайлауда булышты.
Бу экологик программаны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ясаганда шуны да әйтергә кирәк: балалар аңында экологик танып белү, экологик культура элементларын формалаштыруга юнәтелгән чаралар бер үк вакытта җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормалары, патриотик тәрбия дәрәҗәсен күтәрү, үсмерләрне хез-мәт эшчәнлегенә җәлеп итү, яшьләр арасында тискәре күренешләргә юл куймау кебек мөһим мәсьәләләрне дә хәл итте.!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев