Реклама
Җәмгыять
Өстәмә социаль түләүләр хакында
Агымдагы елның 1 маена булган мәгълүматлар буенча, район буенча 368 пенсия алучыга федераль социаль өстәмә түләү билгеләнде.
РФның 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 213 нче федераль закон нигезендә гомуми матди тәэмин ителеше Россия Федерациясенең субъектындагы яшәү минимумы күләменә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга 2010 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр (алга таба - ФСД) билгеләнгән иде.
Татарстан Республикасында Пенсиягә социаль өстәмә түләүне билгеләү максатларында пенсионерга яшәү минимумы 2012 елга 4302 сум күләмендә билгеләнде.
Пенсиягә социаль өстәмә түләү айның беренче числосыннан билгеләнә. Моның өчен алдан гариза язып, кирәкле документларны тапшырырга кирәк. Бу очракта инвалид балалар һәм туйдыручысын югалткан 18 яше тулмаган балалар бу төр түләүне гариза язмыйча да алырга хокуклы.
Пенсия фондының территориаль органы пенсионерга гомуми матди тәэмин ителеш суммасын билгеләгәндә пенсионерга үзе яшәгән яисә пенсия алган субъект тарафыннан бирелгән түләүләр, акчалата эквивалентлар һәм социаль ярдәм чаралары исәпкә алына.
Федераль социаль өс-тәмә түләүне арттырып түләү очраклары ешаю сәбәпле, түбәндәгеләрне искәртү зарур: пенсионер әлеге түләүне туктату өчен сәбәп булучы барлык очракларны, шул исәптән эшкә урнашуны да, Пенсия фондына кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев