Хорхе Месси улының әтисе генә түгел, ә аның карьерасы дәвамында эшләрен алып барган агенты да булган.
Танылган футболчы Лионель Мессиның әтисе Хорхе Месси 68 яшендә вафат булган. Бу хакта Аргентинадагы Infobae басмасы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Хорхе Месси 7 августта Аргентина вакыты белән 22:00дә Росариодагы клиникаларның берсендә үлгән. Ул соңгы вакытта җитди авыру белән көрәшкән һәм бер көн элек хастаханәгә китерелгән булган.
Нет комментариев