Шәһәрдән 5 км ераклыкта урнашкан Тауасты Байлар "Кояшкай" балалар бакчасының икенче төркеме өчен бүлмәләрне реконструкцияләү тәмамланды.
Хәзер монда мәктәпкәчә һәм ясле төркем эшләп килә. Яшь ярымнан 7 яшькә кадәрге балаларның барлык яктан үсеше өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бакчага йөрергә теләүчеләр балаларын район мәгариф бүлегендә яисә шушы балалар бакчасында яздыра алалар, дип сөйләде "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Әлфинә Билалова.
Нет комментариев