Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән ачыла

2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак.

Бу — узган елга караганда шактый соңрак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белдерде.

«Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 31 мартта игълан ителгән иде. Быелгы динамика язның һава торышы үзенчәлекләренә бәйле», — дип аңлатты ул.

ТР урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урман массивларында барлыкка килә торган янгыннарны кисәтү һәм аларга тиз арада җавап бирү максатыннан әзерлек чаралары комплексы үткәрелде.

«Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек барышында Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең берләштерелгән планы эшләнде. Бу документта республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре саны, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсенә бәйле рәвештә андый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе, шулай ук башка мөһим аспектлар турында мәгълүматлар бар», — дип билгеләп үтте Кузюров.

Чыганак – «Татар-информ». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев