Эш сәфәре белән Яр Чаллы шәһәренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде
Шәһәр мэры Наиль Магдеев республика җитәкчесен Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларының казанышлары белән таныштыра.
Төп игътибар сәнәгатьне үстерүгә, заманча технологияләр кертүгә һәм социаль инфраструктураны ныгытуга юнәлтелгән.
Сәфәр кысаларында ПАО «КАМАЗ» ның мостларын җитештерү заводын ачу планлаштырыла. Тантанада РФ Хөкүмәте вәкилләре һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчелеге катнаша.
Шулай ук КАМАЗның беренче йөк автомобилен чыгаруның 50 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Анда федераль һәм республика җитәкчеләре, шулай ук предприятие җитәкчелеге катнашуы көтелә.
Моннан тыш, шәһәргә нигез салынуның 400 еллыгына һәм КАМАЗның беренче автомобилен чыгаруның 50 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булачак. Очрашуда юбилей чараларын әзерләү мәсьәләләре каралачак.
Чыганак – «Татар-информ»
Фото Яр Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев