Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән билгеләп үтелде
Әлеге хакта указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды.
Сәясәтче «Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен» бүләкләнгән, дип билгеләп үтелә указ текстында.
ТР Дәүләт Советы Рәисе 2012 һәм 2017 елларда IV һәм III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев