Яшел Үзәндә күпфатирлы йортта янгында өч кеше һәлак булган
Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклый.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Яшел Үзән шәһәрендә төнге сәгать өчләр тирәсендә Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан 9 катлы кирпеч йортның бер бүлмәсендә янгын чыккан.
Янгынны сүндерүдә һәм кешеләрне эвакуацияләүдә МЧСның 27 белгече һәм 7 берәмлек техникасы катнашкан. Аларның нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында 9 кешене коткарып калганнар, аларның икесе — балалар.
Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз һәлак булган. Хәзерге вакытта аларның шәхесләре ачыклана.
Янгын мәйданы 10 квадрат метрны тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев