Яңа китапны Минзәләдә дә алып булачак
(Минзәлә, "Минзәлә-информ") "Казан утлары" "Никах" дип аталган яңа китап чыгарды. Әсәрнең сюжеты Әфганстанда әсирлеккә эләгеп һәм анда өйләнеп кире туган ягына кайткан ватандашыбызның гыйбрәтле язмышы турында. Әсәрнең авторы - Башкортстанда яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлев.
Китап кесә форматында бастырылды. Әлеге форматта "Казан утлары" Нәбирә Гыйматдинова һәм Марат Кәбиров әсәрләрен чыгарган иде инде.
"Никах" китабы якын киләчәктә Татарстанның һәр районында, шулай ук Башкортостанда сатуга куелачак.
Нет комментариев