Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Казанда 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелгән

Зыян күрүчеләр юк, инженерлык коммуникацияләре дә зыян күрмәгән.

Сигезенче февраль төнендә Казанда Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирә торган 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән.

Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, иртән урынга Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкчелегендәге оператив төркем килгән.

«Эшчеләр бригадасы объектка килде инде, якын арада ремонт эшләре башланачак», – дип язган Салихов үзенең Telegram-каналында.

Чыганак - Татар-информ. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев