Казанда дрифтерны тотканнар
Казанда Горький шоссесында куркыныч дрифт оештырган Mercedes машина йөртүчесен ачыклаганнар. Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, әлеге хәл 30 гыйнварда төнге сәгать икеләр тирәсендә булган.
Ведомство хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә хокук бозулар төшерелгән видео тапкан һәм машина йөртүченең шәхесен ачыклаган – ул 21 яшьлек егет булып чыккан, өстәвенә автомобильнең хуҗасы да булмаган. Аңа куркыныч машина йөртү һәм иминиятләштерү булмау өчен беркетмәләр төзеделәр.
Штрафлардан тыш, машина йөртүченең гамәлләрендә җинаять билгеләре – юлда куркынычсызлыкка куркыныч тудыру билгеләре дә табылган. Аны тикшерү өчен район полиция бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев