Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Казанда «Җиңү поезды» янында контракт хезмәтенә сайлап алу пункты ачылды

Казанга килгән «Җиңү поезды» янында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды.

Автоном палаткада теләгән һәркем контракт буенча хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат ала, гариза бирә һәм беренчел сайлап алуны уза алачак. Пилотсыз системалар гаскәрләренә аерым игътибар бирелә, дип сөйләде «Татар-информ»га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

«Бүген бездә коптер тибындагы пилотсыз очкычларның ике төре - разведка һәм катнаш тәкъдим ителгән. Шулай ук Калашников автоматын җыю һәм сүтү мәйданчыгы, сугыштан саклану комплексы һәм ике трофей: Америка минасы һәм каска бар», – дип аңлатты ул.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә кешеләр җыю өстенлекле булып тора. Яшь гражданнарга «киләчәк гаскәрләре» сафларына керергә тәкъдим итәләр, дип өстәде Горячев.

Татарстанда контрактны имзалаганда бер тапкыр бирелә торган түләү бүгенге көндә 2,9 млн сум тәшкил итә. Бу Идел буе федераль округында иң зур күрсәткеч.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев