Кол Шәриф мәчете 19 һәм 20 мартта туристлар өчен ябык булачак
Казан мэриясе матбугат үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, бу чикләүләр Ураза бәйрәмен үткәрү белән бәйле.
Чикләүләр графигы: 19 март көнне 18:00 сәгатьтән башлана һәм 20 март көнне 09:00 сәгатьтә тәмамлана.
Республика халкына һәм кунакларына сәфәрләрен алдан планлаштырырга киңәш ителә. Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан бәйрәм чаралары иртәнге 6:30-да Коръән аятләрен уку белән башланып китәчәк. 7:00 сәгатьтә — гает вәгазе, ә 7:30-да бәйрәм намазы укылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев