Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Март аенда үз көченә кергән яңа законнар

Бу айда күп кенә яңа законнар үз көченә керә.

Шуларның иң мөһимнәре белән таныштырып үтәбез.

• Марттан коммуналь хезмәтләргә түләү буенча квитанцияләр айның беренче көнендә түгел, ә бишенче көнендә килә башлаячак. Шул ук вакытта түләүнең соңгы вакыты 5 көнгә — айның 10сыннан 15енә кичектерелә. Законда шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиешле мәгълүматлар исемлеге киңәйтелүе күздә тотылган. Анда суд приставлары ТКХ буенча бурычларга кагылышлы мәгълүматлар урнаштырачак, шулай ук күп фатирлы йортларны файдалануга тапшыру вакыты, аларның техник торышы, характеристикалары турында да белеп булачак.

• Рус телен саклау турында закон үз көченә керә. Хәзер элмә такталар, бина эчендәге барлык язулар, мәгълүмат стендлары, афишалар рус телендә генә булачак. Милли телләргә тәрҗемә итәргә ярый. Чит телдәге атама рус теленә тәрҗемә ителгән булырга тиеш. Төрле телдәге язуларның өстенлеге булмаска тиеш, шрифтлары бер үк булу шарт. Әлеге таләп фирма атамаларына һәм товар билгеләренә генә кагылмый.

• Инвалидларга эш урыннары күбрәк булачак. Төбәкләр үзләрендә эшли торган зур компанияләр бүлекләренә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү хокукы ала. Моңа кадәр алар фәкать вәкиллекләр һәм филиаллар өчен генә квоталар билгеләгән.

• Иномаркаларда таксист булып эшләү кыенлаша. Автомобильне такси реестрына кертү өчен яңа таләпләр гамәлгә керә. 

• Газ белән тәэмин итү, җылылык һәм техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки газ белән тәэмин итүче оешма сайтында төзергә мөмкин булачак.

• Максатчан юллама нигезендә укыган студент-медиклар юллама биргән оешмада кимендә өч ел эшләргә тиеш булачак. Юкса укыткан өчен акчаны кире кайтарырга һәм килешү шартлары буенча штраф түләргә туры киләчәк. Оешма да шундый ук җаваплылык ала. 

• Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр кырлардан җиде чакрымга кадәр ераклыкта урнашкан авыл-бистәләрдә яшәүчеләргә пестицидлар куллану турында бер тәүлек алдан хәбәр бирергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев