Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районының ветеран спортчылары Респбулика спартакиадасына бардылар

Даими рәвештә әлеге ярышларда катнашучы Альфир Сафиуллин үзенең тәэсирләре белән уртаклашты

 

Минзәлә районы командасы Казанда 29 май көнне узган XVI «Өченче буын» республика пенсионерлар спартакиадасында катнашты.

Команда составында чыгыш ясаган Альфир Сафиуллин, редакциягә килеп әлеге ярышка бару һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

— АТП автобусына утырып барып кайттык. Ярышлар югары дәрәҗәдә үтте, бик күңелле булды. Ел да, бирегә килгәч, башка районнардан танышлар белән очрашабыз. Концерт номерлары да күрсәтелде, ашату да оештырылды, — ди тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Ветеран спортчылар «җиңел атлетика», «йөзү», «өстәл теннисы», «ату», «дартс», «ГТО», «гомумкоманда эстафетасы» дисциплиналары буенча ярыштылар.

Радик Нәҗмиев җиңел атлетика буенча 2, Фәния Григорьева өстәл теннисы буенча 2, Альфир Сафиуллин ГТО буенча 3, Лилия Петрова ГТО буенча 3, Михаил Кукаркин дартс буенча 3 урын алды.

Командалар арасында Минзәлә районы спортчылары 9 урын алып, беренче унлыкка керделәр.

Шулай ук әлеге ярышларда район данын яклап Рәмзия Нәҗмиева, Зөлфия Мусавирова, Рафис Мөбәрәкшин, Андрей Гурьев, Илгизә Хәйруллина, Хәниф Гәрәев, Әнвәр Камалов катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев