Минзәләдәге бер шәхси бакчадан хуҗалар ел саен борынгы акчалар табалар
Бу — Минзәлә шәһәренең чыннан да бик борынгы шәһәр булуына бер дәлил.
Хуҗалар әлеге участокны бакча буларак файдаланалар. Аны моннан биш ел элек сатып алганнар. Һәм һәр елны яз көне бакча казыганда җирдән борынгы акчалар табалар. Быел май бәйрәмендә бәрәңге утырткан вакытта тагын бер тимер акчага тап булалар. Инде шактый бай коллекция тупланган. Бер бакыр акчада 1793 ел дигән язу ачык күренә.

Хуҗабикә сөйләве буенча, участокны сатып алгач, алар тирән итеп баз казыйлар. Ә аның туфрагын бөтен участокка тараталар. Әлеге бакыр һәм тимер акчалар да әлеге базны казыган вакытта чыккандыр дигән фикердә алар.
Ә сезнең бакчадан да шундый борынгы, тарихи акчалар, башка табылдыклар чыгамы? Чыкса, безнең белән дә уртаклашыгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев