«Сәләт-Минзәлә» клубы активистлары XI «Сәмрүх» республика ел приемиясенең «Ел клубы» номинациясендә катнаштылар
Ел саен Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең уку йортлары базасында Сәләт берләшмәсе төбәк «Сәләт» клублары эшчәнлеген оештыра.
26 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә XI "Сәмрүх" республика ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау максатыннан, "Сәләт-Минзәлә" клубы активистлары Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә XI "Сәмрүх" республика ел приемиясенең "Ел клубы" номинациясендә катнаштылар.

Сәләт ел премиясендә сәләтле балалар белән эшләүгә зур өлеш керткән өчен гимназиянең "Сәләт" клубы җитәкчесе Гүзәлия Хамматова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев