Татарстанда 1 июльдән 10 июльгә кадәр «Гаилә атнасы» узачак
Әлеге атна дәвамында 700 дән артык чара үткәреләчәк.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» Татарстанда 1 июльдән 10 июльгә кадәр узачак. Республикада 700дән артык чара үткәреләчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.
«Гаилә атнасы» «Татарстан — бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза. Республикада гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, гаилә аша патриотик тәрбия бирү буенча системалы эш алып барыла, - дип белдерде Әхмәтова.
«Республикада гаиләләр өчен 65 төрле социаль ярдәм чарасы гамәлдә, шуларның 60 ы республика бюджетыннан финанслана. Шунысы куандыра, күп балалы гаиләләр саны елдан-ел арта бара – бүген республикада 59 меңнән артык шундый гаилә яши, аларда 189 мең бала тәрбияләнә. Яшь гаиләләр өчен Дәүләт торак программалары гамәлгә ашырыла, балалы студент гаиләләренә ярдәм итү чаралары киңәйтелә», — диде спикер.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев