Татарстанда этно-фолк-рок фестивале узачак
Бер сәхнәдә рок легендалары, этник башкаручылар һәм заманча коллективлар чыгыш ясаячак
2026 елның 27 июнендә борынгы Болгар шәһәрендә, атаклы Болгар музей-тыюлыгы (ЮНЕСКО объекты) территориясендә «Хранители» Бөтенроссия музыкаль этно-фолк-рок фестивале узачак. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.
Килүчеләрне «Чиж & Co», «Мельница», Нейромонах Феофан, «Хун Хурту», «INVERNO Orchestra», «GAUGA», «ЖиваGo» һәм «Волга-Волга» кебек башкаручыларның чыгышлары көтә. Чара кимендә 30 000 тамашачыны җыяр, дип көтелә. Болгарга килә алмаучылар өчен онлайн-трансляция оештырылачак.
Оештыручылар фестивальне ел саен уздырырга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев