Россиядә физик затларны банкрот дип тану турында гаризалар саны 20 % ка арткан
Россиядә 2025 елның ун аенда физик затлардан арбитраж судка банкрот дип тану турында 517,7 мең гариза тапшырылган.
Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе һәм ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
«Ел саен арбитраж судына банкрот дип танылу өчен мөрәҗәгать итүче гражданнар саны арта. 2025 елның ун аенда Россиядә мондый гаризалар 2024 елның бөтен күрсәткечләре белән чагыштырганда 20%ка күбрәк тапшырылды», — дип белдерде ул.
Заһидуллин билгеләп үткәнчә, узган ел башыннан ТР Юстиция министрлыгына банкротлык мәсьәләләре буенча республика башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итүгә бәйле яңа вәкаләтләр йөкләнгән.
«Яңа функционалны гамәлгә ашыру өчен махсус структур бүлек булдырылды. Яңа вәкаләтләр кысаларында республика халкын банкротлык процедуралары, финанс ягыннан савыктыруның өстенлекләре турында хокукый мәгърифәтләндерү эше оештырылды», — дип ассызыклады ул.
Чыганак – «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев