Татарстанда кечкенә торак пунктларны интернетка тоташтыру буенча сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Татарстандагы кечкенә торак пунктларның югары тизлекле интернетка тоташу ихтыяҗын билгеләү өчен сораштыруны 30 апрельгә кадәр озайтты.
Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча федераль министрлык өйдә интернет беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар исемлеген билгеләячәк. Сораштыруда халкы 100дән 1000гә кадәр булган авыллар катнаша ала.
Тавыш бирү өчен сылтамалар:
Катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга кирәк. Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә.
Программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 торак пункт киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.
Чыганак – «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев