Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстанда мәктәпләр һәм хастаханәләр иминлеген тәэмин итү буенча эшче төркем төзеләчәк

Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт Советының КПРФ фракциясе инициативасы белән Татарстан Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында социаль объектларның террорчылыкка каршы саклану проблемалары турында» түгәрәк өстәл узды.

Чарада КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, КПРФ фракциясе әгъзасы, Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы Александр Комисаров, шулай ук Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

«Мин берничә уку йорты, предприятие һәм хастаханәне әйләнеп чыктым. Һәм хәтта мин, депутат буларак та, эчкә үтә алмадым. Бу эшнең яхшы оештырылуын күрсәтә. Бу сөендерә», — дип белдерде Хафиз Миргалимов утырышны ачып.

КПРФ фракциясе җитәкчесе күптән түгел балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан белем бирү учреждениеләренә ясалган һөҗүмнәрне һәм һөҗүм итәргә омтылышларны да искә алды. «Бүгенге түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча террорчылыкка каршы саклануны яхшырту өчен нинди закон чыгару механизмнары кирәклеген аңлау мөһим», — дип аңлатты ул.

Александр Комисаров үз чиратында социаль объектларның тулы иминлеген тәэмин итүгә комачаулый торган кыенлыкларга игътибар итте. Ул финанслау җитмәвен, персоналның әзерлек дәрәҗәсе җитәрлек булмавын һәм белем бирү учреждениеләре арасында коммуникациянең тиешенчә оештырылмавын билгеләп үтте.

«Мәктәпләрдә террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү комплекслы якын килүне таләп итә. Бу физик саклануны ныгытуны, техник җиһазландыру дәрәҗәсен арттыруны, ведомствоара хезмәттәшлек өчен оештыру механизмнарын камилләштерүне үз эченә ала», — дип ассызыклады ул.

Мәгариф учреждениеләренең иминлеген тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин сөйләде. Аның сүзләренчә, 2026 елда белем бирү учреждениеләрен сак постлары белән тәэмин итү өчен 1,9 млрд сум бүлеп бирелгән. «Быел сак хезмәтенең бер сәгате бәясе 230 сумга кадәр артты. Бу йөзләрчә миллион сум дигән сүз. Узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда якынча 700 млн сумга күбрәк», — дип аңлатты ул.

Чыганак – «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев