Түбән Кама балалар район хастаханәсенең перинаталь үзәге планлы дезинфекциягә ябылган
Санитар-гигиена эшкәртү һәм дезинфекция эшләре 19 гыйнвардан 2 февральгә кадәр планлаштырылган һәм САНПИН таләпләренә туры китереп башкарылачак.
Түбән Кама балалар район хастаханәсенең перинаталь үзәге планлы дезинфекциягә ябык. Мәгълүмат медицина учреждениесенең Telegram-каналында урнаштырылды.
«Булачак әниләрнең борчылыр өчен сәбәпләре юк: бу бала табучы хатын — кызлар һәм яңа туган балалар өчен максималь куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән даими чара», — дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.
Дезинфекция үткәрү вакытына: Түбән Камада яшәүче хатын-кызларга Яр Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә ярдәм күрсәтәчәкләр; Зәйдә яшәүче хатын-кызларга — Әлмәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев