Түбән Камада химик җитештерү булдыруга 50 млрд сум бүленеп биреләчәк
Полиэтилентерефталат – полимер ясап чыгаруның тулы циклын булдырачаклар,
Россиядә җиңел сәнәгатьтә кулланыла торган синтетик җепселләр, җепләр һәм полимерларның тулы циклын җитештерү планлаштырыла. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең МАКСтагы каналында хәбәр иттеләр, дип яза “Татар-информ”
Хөкүмәт әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кредитны субсидияләүгә 50 млрд сумга якын акча юнәлдерәчәк.
Җитештерү Түбән Камадагы «Танеко» базасында оештырылачак. Анда полиэтилентерефталат – полимер чыгаруның тулы циклын булдырачаклар, ул төргәкләр, пленкалар һәм башка эшләнмәләр җитештергәндә кулланыла. Моннан тыш, предприятие җиңел сәнәгатьтә, шул исәптән тукымалар җитештерүдә кирәкле төрле синтетик җепләр һәм җепселләр җитештерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев