Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Владимир Путин Татарстаннан өч вәкилне бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан өч вәкил дә бар. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Зөфәр Гәрәев — Ак Барс Банк идарә рәисе — Мактау ордены белән бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа хезмәттәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.

«Тимер юллар үсеше өчен» медале белән Шамиль Гатиятов бүләкләнде. Ул — Казан юл дистанциясенең юл участогы башлыгы, Россия тимер юллары филиалы булган Горький инфраструктура дирекциясе составында эшли.

Шулай ук Валерий Хлебушкинга «Россиянең нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Ул — Татнефть компаниясенең Нурлат скважиналарны җир астында ремонтлау цехында скважиналарны капиталь һәм җир асты ремонтына әзерләү операторы булып эшли.

Чыганак – «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев