Кадрәктә үзара салым акчасы җыелып бетте
Үзара салым акчасына җирлектәге зиратларны төзекләндерәчәкләр, Кадрәк, Җәмәк авылы урамнарына энергияне аз тота торган яктырткычлар куелачак, һәйкәлләрне межалап, рәсмиләштерәчәкләр.
Быел Кадрәк авылы җирлегенә караган авылларда Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыштамак авылларында үзара салым акчасы җыелып бетте. Ул барысы 583620 сум булды. Бу җирлектә яшәүче һәр кеше 1370 сум күләмендә үзара салым акчасы тапшырган дигән сүз. Җирлектә республика күләмендә караганда һәр кешедән иң күп үзара салым акчасы җыелган. Кадрәк һәм Яңа Тәкермән авылларындагы су башняларын лицензияләү,юлларны ремонтлау һәм Яңа Тәкермән авылы янындагы басуга чыга торган юлны да төзекләндерү каралган. Шулай ук авылларга килә торган һәм авыл эчендәге юллар кырыендагы үләннәрне чабу өчен ротор чапкычы да сатып алу каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев