Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә күпләп юкә агачлары утырту буенча акция булды

Шәһәребезнең парк-скверларын, урамнарны яшелләндерү юнәлешендә күмәк көч белән елның –елында күләмле эшләр алып барыла.

Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"

Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту изге эш. Бал яратучылар агач утырту өмәсендә катнаштылар.  “Урман” чишмәсе янында, ягъни район сабантуе уздырылганда машиналар кую урынының бер өлешенә, өмә белән 100 төп юкә агачлары утыртылды.   Юкә агачын утырту өчен район электр челтәрләре оешмасы трактор белән башта чокырлар казыдылар.  Юкә агачын утыртуда барысы 35 кеше катнашты. Бирегә Минзәлә урман хуҗалыгыннан 5 ел үскән 100 төп юкә агачы алып килделәр. Умартачылар аллеясы барлыкка киләчәк. Урман яннарына юкә агачы утырту инициативасы белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыккан.

Алмаз Гамиров(Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аквакультура һәм умартачылык буенча белгече):

Безнең як урманнарында күп таралган агач-юкә агачы. Юкә агачы 300-400 ел яши. Бу агач җирне уңдырышлы итә, яхшырта. Юкәнең яфраклары тиз чери, үсемлекләргә бик кирәкле кальций бар. Юкә агачы кышка чыдам агач. Кешелек үзенең яшәешен 200 ел алдан кайгыртырга тиеш. Юкә агачы утыртканнан соң 8 елдан чәчәк ата башлый һәм аңардан 25 елдан соң гына умарта кортлары бал җыя башлыйлар. Киләчәк буын кешеләре, ягъни умартачылар оныкларыбал җыярлар дип ышанабыз.  Күңел җылыбызны кушып утырткан юкә агачларыбыз район сабантуена килүчеләргә хуш ис бирер, алар шаулап үсеп китәрләр Алла боерса!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев