Минзәлә эшсезләре дипломлы булды, хәзер эш эзлиләр!
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесендә бүгенге көндә 75 кеше эшсез исәптә тора.
Аларны эш белән тәэмин итү өчен әлеге үзәк Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы «Зурлар белеме үзәге -Шанс» белән килешү төзеп 7 кешене Бухалтерия исәбе һәм салым салу программасы өйрәтү буенча укытты. Бүген 7 кеше имтиханны уңышлы тапшырып диплом алуга иреште. Аларга укыткан өчен акча түләнде, стипендия бирелде һәм материаль ярдәм күрсәтелде. Әле күптән түгел генә, ягъни бер атна элек 9 кеше маникюр ясау буенча өч айлык курсларда укып белемнәрен күтәрде. Аларга да шулай ук стипендия бирелде һәм материаль ярдәм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев