Минзәлә районы кырларында эш туктамый
Көн темасы

Минзәлә районы кырларында эш туктамый

Районыбыз кырларында 20 агрегат эшли.

Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы тишелеп чыкканчы-10500, тишелеп чыккач-5000 гектар чәчүлекләр тырмаланган, корткычларга-6400, авыруларга каршы-7700, чүп үләннәренә каршы-10700 гектар чәчүлекләр эшкәртелгән. Үсемлекләрне яфрак аша һәм тамырдан тукландыру 2300 гектарда башкарылды.   Май аенда районыбыз кырларында 12,3 миллиметр яңгыр яуды.
Районыбыз терлекчеләре 2 июнь көнне 54 тонна сөт җитештерделәр.  


Нет комментариев