Минзәлә районында ел башыннан 29 берәмлек сукбай этләр тотылган
Эт хуҗалары үзләренең этләренә җаваплы карасыннар
Сукбай этләрнең проблемасы бик катлаулы. Шәһәребез урамнарында сирәк-мирәк булса да хуҗасыз этләр йөри, алар беркемгә дә кирәкми, аларга тияргә ярамый.
Хуҗасыз этләрне юк итү закон тарафыннан тыелган. 2020 ел башыннан яңа закон үз көченә кергән иде. Аның кысаларында 2020 ел башыннан “Этләрне тоту-стерильләштерү-вакцинацияләү-элекке яшәү урынына кире кайтару” программасы эшли. Аларны тотып, 20 көн приютта асрагач, колакларына сары чип беркетелеп, яшәгән урыннарына кире җибәрәләр. Быел ел башыннан 29 берәмлек сукбай этләр тотылган. Район ветеринария берләшмәсе мәгълүматлары буенча узган ел 947 эт чиплаштырылган иде, бу эш быел да дәвам итә һәм барысы дүрт дистәдән артык эт чиплаштырылган.
Районда хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнүче оешма «СПЕЦГРУПП+» ҖЧҖ айга ике мәртәбә килә һәм тотып алып китә. Район ветеринария берләшмәсе этләрне стерильләштерә, чип беркетә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев