Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә июль аенда 95 миллиметр яңгыр яуды

Көн туды исә, авыл халкы күккә карый.

Июнь аенда норма буенча 53 миллиметр яварга тиеш булса, Ходай Тәгалә аны арттырып үтәде һәм район басуларында уртача 69,1 миллиметр яңгыр яуды. 
Июль аеның беренче яртысында 95 миллиметрдан артык яңгыр яуган. Узган елның июль аенда 43,4 миллиметр гына яуган булган. Бу көннәрдә көне-төне яуган яңгырлар печән әзерләү процессын шактый кыенлаштырды, эш тә тоткарланды, үләннең сыйфаты да начарланды, диләр авыл уңганнары.

Үлән быел бик яхшы, куе, биек булып үскән. Авыл халкының чапкан печәннәре кибә алмыйча покоста ята бирә. Ә менә шикәр чөгендере, кукуруз, көнбагышлар өчен файдага гына. Тик бу кадәр күп яуган яңгырлардан соң шәхси хуҗалыкларның бәрәңгеләрендә фитофтороз авыруы барлыкка килә. Бәрәңге бакчаларын гөмбәчекләргә каршы эшкәртү дә зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев